|
Гузель Нашатовна Шагиева
Татар теле укытуның яңа алымнары.
|
|
|
| Соңгы вакытта, рус тѳркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбият укытучылары, кызганычка каршы, үз предметларына карата укучыларныӊ кызыксынуы кимүен күзәтәләр һәм сѳйләмгә ѳйрәтүнеӊ нәтиҗәлерәк юлларын эзлиләр. Ә икенче тел өйрәнү белән кызыксыну мәктәпкәчә яшьтә үк, башлангыч сыйныфларда ук формалашкан булырга тиеш.
Балаларны нәрсәгә өйрәтергә кирәк? Укыргамы? Язаргамы? Сөйләмгәме? Башта аларның кайсы өстенлек итә? Рус телле балаларга татар теле укытуның максаты нидән гыйбарәт соң?
Күрәсең, мәктәпкәчә яшьтәге баланы, башлангыч сыйныф укучысын татар теленә өйрәтү башкачарак булырга тиеш. Без укучыларны сөйләм теленә өйрәтергә тиеш. Әлбәттә, сөйләшергә шул телдә сөйләшеп кенә өйрәтеп була.
Методиканың нигезендә аралашырга аралашу аша гына өйрәнеп була дигән аксиома ята. Балаларны ана булмаган телгә ѳйрәткәндә, кызыксындыру тудыруныӊ дидактик шартларыннан берсе аралашуны уку эшчәнлегенеӊ тѳп тѳре итеп куллану. Башкача әйтсәк, без телнеӊ коммуникатив функциясен беренче планга чыгарырга тиеш. Ләкин аралашуны эш вакытында сөйләшү итеп түгел, ә эшне башкару өчен сөйләшү итеп карарга кирәк. Әгәр без аралашмасак, алдыбызга куелган бурычны (эшне) үти алмаячакбыз.
Уку укыту процессының уңышлы булуының икенче дидактик шарты- уен. Дәресләрдә дидактик уеннар балаларны бер-берсе белән аралашырга этәрергә тиеш. Уен аша дәрес бурычлары да кую җиӊел, укуга кызыксыну да арта, ягъни, уку эшчәнлеге мотивлаша.
Методик системаның актуальлеге шунда ки, рус телле балалар татар телендә аралашсын өчен, без тел мохитын тудырабыз, ягъни, балалар укытучыдан күреп, аныӊ сөйләмен ишетеп, тыӊлап, аныӊ хәрәкәтләрен һәм сѳйләм үрнәген охшатып кабатларга тиеш. Алар укытучы артыннан кабатлап кына бармыйлар, аралашу вакытында билгеле бер эшне башкаралар.
Рус телле балаларны татар теленә предметлар белән эш итү аша ѳйрәтү методикасы буенча тѳзелгән дәресләрнеӊ структурасы түбәндәгечә:
1.Оештыру моменты.
2.Фонетик зарядка.
3.Дәреснеӊ тѳп ѳлеше (уку бурычы).
4.Сѳйләм үрнәге.
5.Теманы ныгытуга уеннар.
6.Йомгаклау. Сәнгатьле уку.
Уку материалыныӊ эчтәлеген бала тулысы белән кабул итсен ѳчен, һәр дәрестә темага туры килгән сѳйләм үрнәге, фонетик зарядка, дидактик, грамматик, сюжетлы-рольле уеннар кулланыла. Билгеле бер зур цикл яки тема беткәннән соӊ укучылар практик эш эшлиләр (буяу, ябыштыру, рәсем ясау, кисү, пластилиннан әвәләү һ.б.). Һәр дәрес ахырында сәнгатьле уку минуты үткәрелергә тиеш. Татар телендә әкиятләр, шигырьләр, кечкенә хикәяләр тыӊлау бер максат белән генә алына: укучыларны татар сѳйләменеӊ яӊгырашын ишетергә, матурлыгын, моӊлылыгын тоя белергә ѳйрәтү. Ләкин укылган ѳлешнеӊ эчтәлеге буенча бернинди дә сорау бирелергә тиеш түгел. Әлбәттә, һәр дәрескә туры килгән сѳйләм бурычы билгеләнә һәм үрнәк тәкъдим ителә. Мисалга, Яшелчәләр темасы буенча үткәрелгән дәрестәге гамәли эш. Бу дәрестә укучылар ѳйрәнгән лексика һәм сѳйләм үрнәкләре ярдәмендә яшелчәләрне кәрҗингә җыеп тутырырга тиеш. Яшелчә рәсемнәре укытучыда һәм ярдәмче укучыда. Эшне башкару ѳчен кирәк булган берничә сѳйләм үрнәген укучылар игътибар белән тыӊлыйлар:
а) - Апа, миӊа кыяр рәсеме бирегез әле.
- Сиӊа ничә кыяр кирәк?
-Миӊа ѳч кыяр кирәк.
-Сиӊа нинд
|
|
Вакансии для учителей
|
|