|
Дина Салимовна Бадретдинова
Юбилей кичәсенә көлкеле котлау
|
|
|
| Юбилей кичәсенә көлкеле котлау.
Мәйсәрә: (җырлап чыга) Туган көнгә үзем генә барырга дип җыенган идем. Арттан иярде абыстайлар, качып сезнең янга килдем. Оазис кафесы кайда, дөрес килдемме монда?
1хатын: Нәрсә авызыңны күтәреп улап торасың, әллә туган көнгә сине генә чакырдылар диеп уйлыйсыңмы? Тот капчыгыңны.
2хатын: Нәрсә, миннән башка гына туган көнгә барырга җыендыгызмы?
3хатын: Минем гайбәтемне Айшага килеп сатмасагыз, бүтән урын табылмадымы сезгә, мөртәтләр?
4хатын: Кара әле син боларны, шыпыртын гына кунакка барырга җыенганнар. Миңа да әйтергә ярамадымы сезгә?
3хатын: Соң син бүген рәтләп дәресләр дә укытмадың ич, бармыйсың дип торабыз.
4хатын: Нишләп бармаска, менә ич мин, матур күлмәк тә киеп килдем.
5хатын: Харап икән күлмәгең. Күлмәк дигән булып күз буяп утыралар.Миннән башка гына барып сыйланып кайтмакчы буласыз икән.Юк инде, булмас. Ашыйсым да эчәсем дә бер дә килми, сезгә үч итеп барам әле.
6хатын: Кайчаннан бирле тыңлап торам, чәйнәшәсез дә, чәйнәшәсез, юбилярны котларга җыенучы юк.
7хатын: Ә үзең соң, үзең? Менә мин ичмасам, юбилярның бөтен тормыш юлын күзаллап, директор янына барып мактау кәгазы алдым. Ай, мондый кәгазны һәркемгә дә бирмиләр шул!
Директор: Нәрсә шаулашасыз? Кай арада килеп җиттегез әле сез? Тагын ни җитми сезгә? Нагрузкаларыгыз бар. Расписаниегыз да әйбәт төзелгән. Мәктәпне иртәдән кичкә хәтле саклыйсыз. Ашханәдән чыгып тормыйсыз.
Малай: Укытучы апайлар.
Җыештыручы апа: Нәрсә акырасың, маңка малай. Кунакларны куркытасың бит.
Малай: Динә Гаязовна әйтә: Табын әзер, тизрәк килсеннәр,-ди.
Директор: Әйдә, барыгыз, бетләрегезне коеп, тамагыгызны туйдырып кайтыгыз.
1хатын: Әйдәгез.
(Врачлар керә)
1врач: Туктагыз. Кая барырга җыендыгыз? Барыгызның да мед.карталарыгыз бармы, прививкаларыгыз ясалганмы? Шуның хәтле халык янына барып, авыру таратып йөрмәгез әле.
2хатын: Без барыбыз да стерильныйлар.
3хатын: Ә менә юбиляр турында әйтә алмыйбыз. Ул бит көн саен автобуска утырып йөри.
2врач: 3нче поликлиника врачлары җыелып диспанцеризация үткәрделәр һәм шундый нәтиҗәгә килделәр.
Сертификатны уку.
1хатын: Миңа да шундый диспанцеризация үткәрмәссез микән минем дә молодой буласым килә бит.
1врач: Не поможет.
Малай: Киләсезме инде сез бүген, юкмы? Кунаклар куера, ачулары җыела, ашыйсым килә-ә-ә!
Директор: Әйдәгез, юбилярны котлагыз.
Юбилярга бүләкләр тапшырыла (диплом, медаль, чәчәк)
(Көйләп теләк телиләр)
Юбилей мөбәрәк булсын!
Гомерең тыныч узсын!
Бәхетең тулып торсын!
Сәламәтлек ташламасын!
Оныкларың күп булсын!
Табының гел мул булсын!
Кунак булып килдек без.
Юбилей белән котлыйбыз!!!
Автор: Дина
|
|
Вакансии для учителей
|
|