`Хлеб -всему голова` (Фидания Ахияровна Шамсутдинова) в библиотеке ПроШколу.ру
https://proshkolu.info/


Логин

Регистрация
Пароль
Забыли пароль?

  О портале   Реклама   ТОП-100 школ   ТОП-100 участников   Рейтинги `Источника знаний`  

http://totaltest.ru/?promo=proshkolu&utm_source=site&utm_medium=proshkolu&utm_campaign=250x50 (edited)

https://ginger-cat.ru?from=proshkolu

https://diso.ru/?promo=proshkolu&utm_source=site&utm_medium=proshkolu&utm_campaign=250x50

https://mogu-pisat.ru/kurs/uchitel/?SECTION_ID=&ELEMENT_ID=1759325



ГЛАВНАЯ

ВСЕ ШКОЛЫ

НА КАРТЕ

КЛУБЫ

КОНКУРСЫ

БИБЛИОТЕКА

ИСТОЧНИК ЗНАНИЙ

ПОМОЩЬ





Библиотека - Методические материалы

`Хлеб -всему голова`


ОПИСАНИЕ

Название: `Хлеб -всему голова`
Тип: Методический материал
Автор: Фидания Ахияровна Шамсутдинова
Предмет: Воспитательная работа
Класс: Начальная школа
Описание: Тема: Икмәк ил тоткасы.

Максат: - игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату;
- икмәк үстерүэтапларын ныгыту;
-икмәккә сак караш, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһаз: чигелгән сөлге, ипи-тоз, мәкальләр, плакатлар, рәсемнәр.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Башак рәсемнәре эленгән.
Балалар җыры Чайкала иген кырлары.
Г. Латыйп сүзләре, И. Шәмсетдинов музыкасы.
Чайкала иген кырлары
Уяна басулары.
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Алып баручы. Татар халкы гомер-гомергә иген игү, икмәк үстерү бе-
лән шөгыльләнгән, чөнки икмәк- ил тоткасы. Игенчеләр моннан 15 мең
еллар элек икмәкне кыргый үсемлек бөртекләреннән әзерләгәннәр.
Алабута икмәге, арыш оныннан умач, мич төбенә салып пешерелгән
арыш ипие, көлдә пешкән кабартма, бодай икмәге, сугыш елларында
икмәкне алыштырган киптерелгән бәрәңге- болар барысы да икмәкнең никадәр әһәмиятле ризык булуын күрсәтә.Әгәр ипи пешкән йорт яныннан узсаң, аның хуш исен рәхәтләнеп иснисең.Шуңа күрә дә борынгы бабаларыбыз ипине асыл ташлардан, энҗе-мәрҗәннәрдән, алтын-көмештән бик күпкә өстен куйганнар. Безнең балалар моны тагын бер кат раслыйлар.
1 нче бала. Ашлык - ил байлыгы.
2 нче бала. Ил куәте - икмәктә.
3 нче бала. Тормыш нигезе - икмәктә.
4 нче бала. Икмәк алтыннан кыйммәт.
5 нче бала. Икмәк- табын кояшы.
Алып баручы. Балалар, икмәк безнең табынга нинди юллар белән килә? Кешегә нинди машиналар ярдәмгә килә? (Табышмак әйтелә.)
Ат түгел, кешнәми, йөз аттан ким эшләми,
Үзе йөри тыр да тыр.
Я, бу нәрсә, кем әйтер? (Трактор.)
Ура-суга, җилгәрә,
Үзе төяп җибәрә.
Бик күп җыеп игенне
Баета ул илемне. (Комбайн.)
Тәгәрмәчләр өстендә
Зур гына арбасы бар.
Арбаның эченә салып,
Бик күп йөкләр ташыйлар. (Машина.)
Эшне генә ярата ул,
Булганы юк уенда.
Аннан башка үткәрәләр,
Үзе килми туена. (Сабан.)
Балалар җавабы:
-Җирне трактор сукалый, тырмалый,
- орлыкны җиргә чәчә,
- комбайннар ура, суга, төяп җибәрә,
- машиналар төяп элеваторга илтәләр,
- элеваторда тегермәндә он ясыйлар,
- оннан пекарняларда ипи пешерәләр,
- аннан соң машинага төяп кибетләргә илтәләр.
Алып баручы. Менә шуннан соң гына ул безнең өстәлгә килеп утыра
икән.
Балалар. Күрегезче, күрегезче,
Өстәлгә ипи килгән.
1 нче бала. Нинди матур күпергән.
Алып баручы. Беләсезме, үз юлында ул нинди хезмәт күргән?
Балалар. Апа, апа, сөйләгезче, ул ничек каян килгән?
Алып баручы. Бәлки ул үзе сөйләр? Әйдә сорыйк үзеннән.
Балалар. Әй ипекәй, ипекәй,
Шундый да тәмле булып,
Хуш исләр белән тулып,
Каян килдең син безгә?
Ипи. Ярый, мин сөйлим сезгә
Үзем хезмәт җимеше.
Үстерде мине кеше
Исеме аның- Игенче.
Балалар. Игенче, Игенче, үзегезне күрикче.
Игенче булып киенгән бала керә.
Игенче. Әйе, мин ул- Игенче
Мин аны үстерүче.
Тик түгел үзем генә.
Ипекәйне үстерүдә
Ярдәм иттеләр миңа.
Балалар. Беликче, кемнәр алар?
Игенче. Җирне шәпләп сөрергә, эшче трактор бирде.
Эшче керә.
Эшче. Игенче дуска мин дә ярдәмгә килдем,
Машиналар китердем.
Трактор җирне сөрде,
Мамык кебек иттерде.
Ак халатлы апалар
Бөртекләрне тикшерде.
Җир- анага ярдәмгә
Ашламаларын бирде.
Җир-ана булып киенгән бала керә. Аның киеме озын яшел күл-
мәк, башында юка яшел яулык.
Җир-ана. Мин, Җир- ана бөртекне
Үз куенымда үстердем.
Җылыттым, туендырдым.
Кояш та аңа көч бирде,
Нурларга коендырды.
Кояш рәсеме күтәргән бала керә.
Кояш. Әйе, мин- Кояш, җәй буе
Игеннәргә нур сиптем.
Алтынсу төс йөгерттем.
Ярдәм итте яңгыр да,
Шифасын бирде кырга.
Яңгыр керә.Аның костюмы, баш киеме озын ука тасмалар белән бизәлгән, ул кулларын җәеп тора, кулларында ука тасмалар.
Яңгыр. Мин - Яңгыр, үз вакытында
Кичекми килеп җиттем.
Игенгә дым эчерттем.
Дөрес, нык ярдәм иттем.
Җил дә миңа булышты.
Җил керә. Аның костюмы үтә күренмәле юка ак целлофан тасма белән бизәлгән.Беләкләрендә дә әкрен генә селкенеп җилфердәп тора.
Җил. Мин- Җил, аларны сөеп,
Гел назлап, сыйпап истем.
Игеннәр һаман үсте,
Башаклары тулышты,
Гәрәбә кебек пеште.
Игенче. Нәкъ алтын кебек булды.
Кояш. Талгын җилдә тын гына,
Дулкынланып утырды.
Эшче. Аннан комбайн килде,
Бөртекләрне түкми- чәчми,
Урып җилгәреп бирде.
Җил. Аннан Игенче аны
Тегермәнгә төшерде.
Пешекче булып киенгән бала керә.
Пешекче. (Ипигә күрсәтеп)
Ә мин ипи пешердем
Миннән кибетче алды.
Киштәгә тезеп салды.
Кибетче керә.
Кибетче. (Ипи янына килә.)
Миннән сезгә килде ул.
1 нче бала. Менә нинди озын юл үткән икән ипекәй!
Балалар.(Ипи үстерүчеләрне уратып алалар.)
Инде белдек, рәхмәт сезгә
Рәхмәт ихлас сүзегезгә.
Ипи- хезмәт җимеше
Без белербез икенче.
Бала. Рәхмәт сезгә, уңган куллар, абыйлар һәм апалар! Уңган куллар кешеләргә ипекәй ашаталар.
Алып баручы. Әйе, балалар, күрдегезме инде, ипинең безнең табыннар-
га нинди озын юллар аша килгәнен. Табынга килгәч, аны ничек кадер-
ләргә икәнен беләсезме соң?
Безнең әти- әниләребез, әби- бабаларыбыз аңа элек-электән кадер
хөрмәт күрсәткәннәр.
1 нче бала. Кибеттә икмәкне махсус чәнечке белән генә тотып карыйлар,
кул белән тотарга ярамый.
2 нче бала. Ә тәлинкәдәге ипине чәнечке белән алырга ярамый, бары
тик кул белән генә.
3 нче бала. Өстәлдә ашамаган ипи сыныкларын калдырмагыз.
4 нче бала. Әдәпле кеше беркайчан да әрәм- шәрәм итмәс.
Алып баручы. Әйе, балалар, баланың теле ачылганда әннә һәм мәммәм сүзләре белән ачыла. Ана һәм ризык. Ана балага җан бирүче булса, ризык яшәтүче, ә ризык- ул ипи. Әйдәгез кичәбезне Икмәк кадередигән җыр белән тәмамлыйк. Р. Рәхимгулова сүз., К. Әһлиуллин муз.
Арып- ачыгып кайтсам өемә
Икмәк пеште диеп, сеңлем сөенә.
Әни каерып, телде бер телем
Их, тәмле! Чак-чак
Йотмадым телем.
Тамагым туйгач,
Уйнап, көләм мин.
Икмәк кадерен
Бик нык беләм мин.


Добавила:
Фидания Ахияровна Шамсутдинова
Фидания Ахияровна Шамсутдинова


ЭТОТ МАТЕРИАЛ В ИНТЕРНЕТЕ

Просмотр ссылок доступен только зарегистрированным пользователям


ОБСУЖДЕНИЕ


Резида Клементьевна Насифуллина2010-10-28 12:28:19 - Резида Клементьевна Насифуллина
Бик күп эш башкаргансың, кызыклы һәм куллану өчен уңайлы материал.

Прокомментируйте!

Выскажите Ваше мнение:

Зарегистрироваться




Вакансии для учителей









  Copyright © ПроШколу.ру 2007-2024. Все права защищены.   О проекте | Реклама | Статистика | Контакты | Translate
Использование материалов данного ресурса допустимо только с письменного разрешения администрации сайта.

Поиск по порталу













Новые комментарии



6125535-a1584643
Kg6+
Крh8
Отлично! Отлично!
Валентина Васильевна, огромное спасибо за ощущение тёплой ностальгии. Как Вы верно всё описали, как будто вернули душу в те прекрасные времена. Сейчас многие пытаются за нас решить, как мы себя тогда чувствовали, как и чем жили, Радость и патриотизм были естественным движением сердец. Было ли зло? БезусловноБыли ли трудности? Ещё какие! Но только по сравнению с тем, что наш народ пережил во время войны, это были решаемые проблемы. Я всегда не понимаю, почему при сравнении нашей страны с США этот факт упускается, а ведь это важный ключевой момент Они ведь даже за помощь свою нам содрали всё до копеечки, а наша страна за короткий по историческим меркам срок, практически сравнялась с ними по мощи и положению в мире Память всё ещё хранит очень многое из детства и бутерброды в школу с маслом, посыпанным сахаром (до сих пор не могу понять, почему масло не растапливалось до перемены, загадка!), и чернильные пятна в портфеле из непроливашек и смерть Сталина, когда все учителя рыдали, а нас отпустили домой, и мы ходили на шоссе, посмотреть, как остановятся и начнут гудеть все машины и много чего ещё Храню все свои дневники с первого класса по 7-ой с одной циферкой почти сплошь 5-ки. А потом техникум. Уже с группой хождение на первомайские демонстрации. Однажды попали под жуткий ливень, разулись и счастливые до нельзя скакали до метро Новокузнецкая И пели, пели все, не считаясь с отсутствием голоса. И песни какие были! А ведь песни это история страны. Песни 20-30-х, военные, лирические послевоенные Я тут где-то писал о песне Москва майская - это была культовая майская песня, хотя изначально писалась, как песня о Москве. В общем, была страна, аналогов которой не было в истории, и пусть злятся и пытаются путать карты злопыхатели, это мы, а не они жили в то время, нам и судить.Спасибо, ещё раз, Валентина Васильевна. Ну а по поводу работы на май - это дело каждого, иной и в будни то не шибко расположен трудом себя радовать, потому как он, труд, ему не в радость, потому как с большим удовольствием несёт пургу за столом, чем, скажем, бревно на субботнике...)))
Спасибо! Нашла только на вашей страничке.





















 



http://www.roscomsport.com/

https://proshkolu.ru/user/robot/blog/568472/

https://roscomsport.com/

https://roscomsport.com/