Описание: | Тема: Табигатьтә -Яз!
Максат: - туган як табигатен өйрәнү, яз айлары турында белемнәрне тирәнәйтү;
- эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү;
- укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны саклауга омтылыш, экологик культура тәрбияләү.
Җиһаз: Икмәк үткән юл дигән төсле рәсемнәр тупланмасы, шигырьләр,җырлар, табышмаклар, әйтемнәр, гербарийлар, ашлык үсемлекләреннән күргәзмә,диафильм.
Алып баручы.Бүген бездә бәйрәм-күңелле Яз бәйрәме.Күрәсезме,зал ничек бизәлгән. Төрле төстәге чәчәкләр. Кошлар сайрый. (МУЗЫКА)
Әллә бүген яз үзе безгә кунакка киләме икән? (Музыка көчәя).
Бии бии , кулына кәрзин тотып Яз керә.
Яз. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт: йә әйтеп кара!
Балалар. Яз.
Яз. Исәнмесез, нәни дусларым !Сез мине таныдыгызмы ? Әйе, мин Яз -Матур.
Алып баручы. Исәнме, Яз -матур! Хуш килдең, әйдә!Сине күптән без сагынып көтәбез.
Яз. Яз бәйрәме белән,дуслар,
Тәбриклим сезне,
Күп шатлыклар алып килсен
Бу- Яз бәйрәме.
1 бала. Әй Яз-матур, Яз-матур,
Хуш киләсең, уз бире
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
2 бала . Әй Яз-матур ,Яз матур ,
Хуш киләсең, уз бире.
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Килде яз җыры.(Ә.Ерикәй суз. С.Сәйдәшев көе)
Яз. Якты йөз белән каршы алалар-
Нинди әйбәтләр монда балалар.
Ал.б. Уңган безнең балалар,
Шигырьләр күп беләләр.
Хәзер сезгә әйбәт итеп
Шигырь сөйләп бирерләр.
Шигырьләр :
1.Яз Б.Рәхмәт.
2.Уңган сыерчык Х.Вахит.
3.Яз Н.Баян.
Яз.(Чеби булып киенгән баларга күрсәтеп).
Сез бу бәйрәмгә килгәнсез
Матур итеп киенгәнсез.
Сез кемнәр соң?
Алып баручы. Болар --безнең чебиләр.
Яз. Чебиләр, сез ни эшли беләсез?
Ал.б. Хәзер һөнәрләребезне күрсәтәбез.
Өй алдында чебиләр җыры .(М Хөсәен сүз. Л.Батыр-Болгари көе)
Өй алдында чебиләр :
Чип-чип-чип!.. дип йөриләр.
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары
Лә-лә-лә-лә-лә,
Муеннары сап-сары.
Мин җим сипсәм бииләр:
Акыллы бит син, диләр,
Сип,сип,сип, сип күп !.. диләр.
Үзләре гел чүплиләр.
Лә-лә-лә-лә-лә,
Үзләре гел чүплиләр.
Тары бирмәсәң, диләр,
Чебен йотабыз, диләр,
Черки тотабыз, диләр,
Чирәм йолкабыз, диләр.
Лә-лә-лә-лә-лә,
Чирәм йолкабыз, диләр.
Өй алдында чебиләр:
Чип-чип-чип... дип йөриләр.
Күпереп тора йоннары.
Ул аларның туннары.
Лә-лә-лә-лә-лә,
Улаларның туннары.
Яз. Бик матур җырладыгыз,
Сез миңа ошадыгыз.
3нче бала. Яз-матур! Яз-матур!
Безнең сөйгән кунак син,
Ямьле үтсен бәйрәмебез,
Безне көлдер, уйнат син
4 нче бала. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Бар дөнья көлеп торсын
Яз бәйрәме икәнен
Бар кеше белеп торсын.
Яз. Әйдәгез, мин сезне урманга алып барам. Чәчәкләр җыярбыз,
Кошлар сайравын тыңларбыз, яшел чирәмдә уйнарбыз, шаярырбыз.
Җитәкләшеп, тезелешеп дигән җырлы уен башкарыла.
Ал.бар. Язлар җиткәч, ерак юллар үтеп, озак очып,диңгез кичеп,
кошлар җылы яктан безгә кайталар.
Яз.Кая таба очасыз?дип сораучыга алар болай дип җавап
бирәләр:
Туган - үскән илебезне
Без бик сагынды-ык.
Ал.бар. Балалар , безнең янга нинди кошлар кайтканын беләсезме?
Сыерчыклар, тургайлар,
Бакча ямесандугачлар,
Урман күрке күкеләр
Җылы якта булганнар.
Ал.бар. Әйе, менә шушы кошлар туган илләренә кайтып үзләренә
оя ясыйлар.Балалар. сез кошларның ояны ничек һәм нәрсәдән ясаганын беләсезме?
Балалар.Чыбыклардан, саламнан,йоннан һ.б.
Ал.бар.Сыерчыкка ояны кешеләр ясый, ул, яз көне кайтып,үзенә
ошаган ояны сайлап ала. Әйдәгез , шул турыда җыр җырлыйк.
Сыерчык җыры (Г.Лотфи сүз. И. Шәмсетдинов көе).
Яз. Матур җыр.Әйе, салкын кыштан соң җылы көннәр килүе табигатьтәге барлык җан ияләре өчен дә шатлык.Бөтен тереклек йокыдан уяна: җәнлекләр, бөҗәкләр, хәтта агачлар да.
7 нче бала. Агачлар яфрак яра,
Алмагач чәчәк ата.
Тургайлар тугайларын
Сагынып кире кайта.
8 нче бала. Яз килә, яз килә,
Елмая күктә кояш.
Илебез буйлап атлый
Чәчәкле ай- матур яз!
Аю (йокысыннан уянып). Бу нинди тавыш? Кем мине татлы йокымнан уятты? Ә-һә! Менә кемнәр икән.
Яз. Аю абзый, җибәр син бу баланы. Мин Яз-матур, мәктәп балаларын урманга кунакка алып килдем, куркытма син аларны.
Аю. Шулаймыни? Ярый алайса, тик ул минем күңелемне күрсен
Җырласын, йә шигырь сөйләсен,йә биесен,аннары җибәрәм.
Кыз. Мин җырлыйм. ( Гүзәл җыры башкарыла )
Аю. Матур җыр миңа ошады. Мәгез дустыгызны.
Яз. Хәзер юлыбызны дәвам итик.Аю бабай белән хушлашыйк.
Балалар . Сау бул, Аю бабай !
Аю. Сау булыгыз.Тагын килегез, бергәләп уйнарбыз.
Балалар юлларын дәвам итәләр.
Яз. Менә матур урман аланы.Әйдәгез, шунда туктап ял итик.Урман
һавасын исник.Нинди чиста, саф Һава. Чәчәкләрдәнхуш ис бөркелә.
Кошлар сайрый.Әйдәгез әле, тыңлыйк.
Магнитофон язмасында кошлар тавышы ишетелә.
4нче бала. Яз килә, яз килә!
5нче бала. Кыр казлары, үрдәкләр,
Кара каргалар. карлыгачлар,
6 нчы бала. Яз килә, яз килә!
Чәчәкле ай,матур яз!
Яз. Карагыз әле, алан чәчәкләр белән тулган. Нинди матур алан.
Буумырзая чәчәкләре.Алар иң беренче булып чәчәк аталар.
Күзләрегезне йомыгыз әле, хәзер мин аларны уятам, аларга җан кертәм.
Чәчәкләр биюе.
Яз. Нинди күңелле урманда, әйе бит, балалар?Чү, нәрсә бу? Нәрсә йоклап ята монда? Берни ишетми.берни күрми. Куян ич бу.Ни булды икән аңа.Тор әле, Куянкай, тор, нишләп ятасың ? Әллә син Яз-матурның килгә-нен ишетмәдеңме? Тор, әле,тор, дим.(Уянмый). Балалар, әйдәгез, куянны бергәләп уятыйк әле.
Без урманга бардык(Филиппенко көе) дигән җырлы уен башкарыла. Куян. Мин сездән куркам. Сез кемнәр?
Яз. Курыкма. Без сиңа тимибез. Без язгы урманны карарга килдек, кошлар сайравын тыңлыйбыз, чәчәкләр хуш исен иснибез.Әллә син яңа гына кышкы йокыңнан уянасың?
Куян. Юк, мин бит Аю бабай кебек кыш көне йокламыйм. Дусла-рым белән куышып уйнадык та , арып йокыга киткәнмен. Мин бит уй-
нарга яратам. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз. Мин нишлим, шуны кабат-
лагыз.
Минем күрсәтүем буенча уены. Уеннан соң Куяннар биюе башкарыла.
Куян. Уф, арыдык. Уен ошадымы сезгә?
Ал.бар. Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Балалар. Кыш көннәре дә бик матур
Ләкин язкүңеллерәк.
Яңгыр (С.Хәбибуллина сүз, Ф.Шәймәрдәнова көе) дигән җырлы
уен башкарыла.
Яз. Бик күңелле уйнадык. Хәзер бераз ял итеп алыйк.
Ерактан тавыш ишетелә: Ау-у
Куян. Мин монда-а! Мине дусларым чакыра, мин киттем,балалар .
Тагын килегез, бергәләп уйнарбыз, җиләк җыярбыз. Сау булыгыз!
Уйнап булмый урамда, юешләнә аяклар.
Яңгыр ява тып та тып , чыксак та зонтик тотып.
Куш.
Тып-тып,тып-тып-тып!
Чыгыгыз зонтик тотып
Эре, салкын тамчылар бертуктаусыз тамалар
Кояш чыкмый ялтырап чакырса да балалар .
Куш.
Ал.бар. Яз-матур, озак йөрдек. Без бакчага кайтыйк инде. Сиңа
зур рәхмәт. Безне урманга алып бардың, ял иттердең. Ә хәзер сау-буллашу бүләге итеп җырыбызны тыңла.
Елмаегыз, көлегез җыры башкарыла.(Э.Шәрифуллина сүз.Р.Курам-
шин көе)
Елтыр-елтыр елтырыйм, Җыр башладым, тыңлагыз,
Челтер- челтер челтерим Юк, кушылып җырлагыз.
Ерганак минкар суы, Дәртле, нурлы яз иңсәмдә--
Елгага агам туры, Бии-бии җырлагыз,
Елларга агам туры... Моңаешып тормагыз.
Йөгерешеп йөрегез,
Яз кадерен белегез.
Хәтта кояшсыз көндә дә
Сез шатлана белегез
Елмаегыз, көлегез!
Яз. Хушыгыз, хуш, дусларым,
Күңелле ял иттек без.
Мин тагын килермен әле,
Яз килгәндә көтегез. Сау булыгыз!
Балалар .Сау бул, Яз-матур!
|