Күпмилләтле мәктәп шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда милләтара аралашу культурасы тәрбияләү. (Голсирин Ахметовна Халиуллина) в библиотеке ПроШколу.ру
https://proshkolu.info/


Логин

Регистрация
Пароль
Забыли пароль?

  О портале   Реклама   ТОП-100 школ   ТОП-100 участников   Рейтинги `Источника знаний`  

http://totaltest.ru/?promo=proshkolu&utm_source=site&utm_medium=proshkolu&utm_campaign=250x50 (edited)

https://ginger-cat.ru?from=proshkolu

https://diso.ru/?promo=proshkolu&utm_source=site&utm_medium=proshkolu&utm_campaign=250x50

https://mogu-pisat.ru/kurs/uchitel/?SECTION_ID=&ELEMENT_ID=1759325



ГЛАВНАЯ

ВСЕ ШКОЛЫ

НА КАРТЕ

КЛУБЫ

КОНКУРСЫ

БИБЛИОТЕКА

ИСТОЧНИК ЗНАНИЙ

ПОМОЩЬ





Библиотека - Статьи

Күпмилләтле мәктәп шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда милләтара аралашу культурасы тәрбияләү.


ОПИСАНИЕ

Название: Күпмилләтле мәктәп шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда милләтара аралашу культурасы тәрбияләү.
Тип: Статья
Автор: Голсирин Ахметовна Халиуллина
Описание: Күпмилләтле мәктәп шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда милләтара аралашу культурасы тәрбияләү
Хәлиуллина Гөлсирин Әхмәт кызы, 24 нче урта мәктәпнең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Халыкларны да, аерым затларны да бәхет
мәйданына алып бара торган юлларның иң
тугрысы гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер.
Ризаэддин Фәхретдин.
Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү - Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге. Әгәр дә тәрбия Җәмгыятьтә ничек итеп лаеклы яшәргә? дигән сорауга җавап бирми башласа, торгынлык башланырга, җәмгыять үзенең гуманистик функциясен үтәмәсә, рухи һәм әхлакый үсеш өчен җирлек булдыра алмаска мөмкин.
ХХ гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп һәм, билгеле булганча, тәрбия зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында: Тәрбия һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл, - дип, бик дөрес язган. Яшь буында гуманлылык, патриотизм, интернационализм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү.
Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.
Безнең 24 нче мәктәп рус мәктәбе. Барлык фәннәр дә рус телендә алып барыла, ләкин бу рус мохитында тәрбияләнүче татар балалары өчен авырлык тудырмый. Мәктәбебездә алты татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Һәркайсы туган телгә мәхәббәт, төрле милләт балаларында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә тырыша.
Татар теле дәресләрендә ике дәүләт теленең кагыйдәләре чагыштырып үзләштерелә, әдәбият дәресләрендә укучыларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбыз тарихын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү эше бара.
Укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Класстан тыш чараларның мөмкин булган барлык төрләрен дә кулланырга тырышабыз. Әйтик, әдәби-музыкаль кичәләр әзерләү, концертлар оештыру, экскурсия, очрашу кичәләре, бәйрәм, конкурс, тәрҗемә секцияләре, олимпиадалар һ.б. шундыйлардан.
Бәйрәмнәрне һәрвакыт ике телдә алып барабыз. Ике халыкның да гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Шул максаттан бәйрәмнәрне бергә уздырабыз. Яңа ел, Нәүрүз бәйрәмнәре, Сабантуй барлык укучылар катнашында уза. Бу бәйрәмнәрнең һәркайсында да төрле милләт балалары бик теләп катнашалар. Ә милләтләр төрлелегенә килгәндә, безнең мәктәптә бик күп алар: татарлар, руслар, чуваш, грузин, әрмән, еврей, үзбәк, әзәрбәйҗан һ.б. милләт балалары. Мәктәбебездә, халык педагогикасына нигезләнеп, рус Һәм татар халык җырлары тарихына багышланган кичәләр, җырлы-биюле тамашалар да оештырыла. Һәм дә яңадан бер гүзәл күренеш шәҗәрәләр төзү турында әйтеп үтмичә булмый. Бу эш белән мин үзем инде дүртенче елымны шөгыльләнәм. Үз нәселенең шәҗәрәсен төзү укучыларда искиткеч кызыксыну уята.
Шәҗәрә нәсел агачы, нинди дә булса нәселнең санап кителгән рәте, килеп чыгышын билгеләүче һәм туганлык җепләрен тоташтыручы генеалогик чылбыр.
Нәсел тарихы, ягъни шәҗәрәләр белән кызыксынуның да татар халкында күп гасырлык тарихы бар . Урта гасырларда шәҗәрә милеккә һәм хакимияткә хокук документы булып саналган. Якын кардәш-ыру арасында никах мөнәсәбәтләренә керүдән саклануга да шәҗәрәләр ярдәм иткән. Мөселман-ислам дөньясы да үзенең мәдәни-рухи яшәешенә шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан әби-бабаларының исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога кылырга тиешлеге искәртелеп килә. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителә. Кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан кардәшләребез икәнен беләбез. Димәк, аларның язмышлары, тормышлары да безгә чит түгел, без бер тамырдан тарала башлаган Адәм балалары.
Шәҗәрәләр төзүне бишенче сыйныф укучылары белән үк башлыйбыз. Эзләнә торгач, алар үз нәселләрендә бөек шәхесләр барын ачыклыйлар. Әйтик мәктәбебездә Галиәскар Камалның оныгы - Әскар Камалов укый. 9 нчы сыйныф укучылары Шиһапов Данияр белән Шиһапова Наргизә үзләренең 12 буын шәҗәрәләрен төзеделәр һәм бу эшләре белән Бөтенроссия гуманитар конференциясендә уңышка ирештеләр. Бүгенге көндә дә эзләнүләрен дәвам итәләр. 5 нче сыйныф укучысы Залаков Рафил үзләренең нәсел тарихын өйрәнү өстендә эшли, шәҗәрәләре төзелде. Әлбәттә моны укучы үзе генә башкарып чыга алмый, аңа әти-әнисе, туган-тумачасы ярдәм итә. Ул да шулай ук укучыларның шәһәр конференциясендә катнаша. Мондый чаралар укучыларда горурлык хисләрен арттыра, рухын баета, бала күңеленә әхлаклылык орлыклары чәчә.
Тырышлыгыбыз бушка китми, билгеле. Безнең мәктәп укучылары Һәм укытучылары бердәм һәм дус яши. Саф татар телендә матур итеп аралашучы, шәһәр, район күләмендә төрле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнаша алучы укучыларыбыз бар безнең.
Җәмгыятебезнең киләчәге бүген мәктәптә укучы егет һәм кызларның гражданлык сыйфатларына, чын патриотлар булып үсүенә бәйле. Үз иле, үз халкы белән горурланган кеше генә башка халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын хөрмәт итә. Сер түгел, демократик дәүләт төзибез дип, мәктәп тормышында яшәп килгән тәрбия системасын үзгәртеп кору гел уңай нәтиҗә генә бирмәде, мәктәп балаларына үрнәк итеп куярлык көчле шәхесләрнең исемнәре күбесе онытылды, күбесе юкка чыкты, тәрбия өлкәсендә ниндидер бушлык барлыкка килде. Бик тә аяныч хәл - балаларыбызның туң йөрәкле, үз мәнфәгатен бөтен нәрсәдән дә өстен куючы затлар булып үсү куркынычы килеп басты. Галимнәр әйтүе буенча кешедә ике төрле авыру булырга мөмкин. Берсе матди (физик), икенчесе - мәгънәви (рухи) авыру. Физик авыруны күз яки прибор белән күреп була. Ә менә икенче авыруыбыз - сөйләгән сүзләрдә, ясалган хәрәкәтләрдә күренә һәм бу авыруны төзәтү өчен көннәр, айлар, еллар таләп ителә.
Бүгенге яшь буын хыялга, идеяларга бик бай. Бүген информацияләр ташкыны күзгә күренмәгән темплар белән үсә, хәзерге көндә тормышның һәр өлкәсендә компьютер техникасын киң куллану күзәтелә. Укучы бала компьютер ярдәмендә үзенең танып-белү дәрәҗәсенең киңәюен, тирәнәюен күрә, интернет мөмкинлегеннән файдалана,шуның нәтиҗәсендә рухи азык чыганагы булган китапка игътибар калмый.
Татар әдәбияты программаларына кертелгән әсәрләрнең күбесе нәкъ менә укучыларда Ватанга мәхәббәт, илгә хезмәт итү, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияли. Яшь буынга тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрдәге геройларның, тарихи шәхесләрнең роле зур. Муса Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Ф Кәрим кебек Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләребезнең биографияләрен өйрәтү барышында ук укучыларда туган илгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләнә. Күренекле әдипләребез Г.Әпсәләмов, Н.Дәүли, Г.Бәширов, Ә.Еники, М.Мәһдиев әсәрләре кемне генә битараф калдырыр микән! Программа нигезендә Советлар Союзы Герое патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышта күрсәткән батырлыгы белән укучылар киңрәк таныштырыла. Аның йөрәк каны белән язылган шигырьләре, олы җанлы мавыктыргыч әсәрләре бүген дә безнең белән. Бу шәхесләр татар халкының гына геройлары түгел, ә Ватаныбыз, анда яшәгән халыкларның да уртак геройлары. Әдәбият дәресләре милләтләр арасында аралашу культурасы тәрбияләүче бер боҗра ул.
Безне алга чыгарачак яңа буын бүген мәктәптә формалаша.Хәзерге дөньяда шәхесне формалаштыручы төп фактор буларак, белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте арта бара. Бүгенге балаларда әхлакый нигезләр, тирә - яктагыларга карата ихтирам һәм толерант мөнәсәбәт, патриотлык, гражданлык хисе һәи узара тату яшәү культурасы тәрбияләү мөһим- дип белдерде үзенең бер чыгышында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.
Бездә күп төрле милләт балалары белем ала. Мәктәбебездә барлыгы 819 укучы исәпләнә, шулардан бала- рус, бала- татар милләтеннән, калганнары катнаш гаилә һәм башка милләт балалары. Безнең мәктәптә мин балалар арасында милли мәсьәләдә низаг чыкканын хәтерләмим. Балалар узара дус һәм тату яшиләр. Рус мәктәбе булуга карамастан , бездә татарча исәнләшү сүзләре, татарча сөйләшү, татарча җырлар еш яңгырый. Бу безнең эш нәтиҗәсе.Укытучыларыбыз яңа шартларда яшәргә, эшләргә сәләтле, үз илен яратучы шәхесләр тәрбияләү өчен бөтен тырышлыгын куеп эшлиләр.
Добавила:
Гульсирин Ахметовна Халиуллина
Гульсирин Ахметовна Халиуллина


ЭТОТ МАТЕРИАЛ В ИНТЕРНЕТЕ

Просмотр ссылок доступен только зарегистрированным пользователям


ОБСУЖДЕНИЕ


Фазия Фяритовна Боярова2011-10-26 13:59:26 - Фазия Фяритовна Боярова
Бик зур рәхмәт, Гульсирин ханым! Сезнең статьягыз күп укытучыларга бик файдалы булыр дип ышанам.

Прокомментируйте!

Выскажите Ваше мнение:

Зарегистрироваться




Вакансии для учителей









  Copyright © ПроШколу.ру 2007-2024. Все права защищены.   О проекте | Реклама | Статистика | Контакты | Translate
Использование материалов данного ресурса допустимо только с письменного разрешения администрации сайта.

Поиск по порталу













Новые комментарии



И у нас началось таяние. Каша под ногами. Ходить тяжело. Уж скорее бы убрался снег и грязь. Не люблю это грязное время.
Большое спасибо!Выручили.
В тетрадях на полях следует писать! Наш университетский преподаватель физики на первом занятии сказал: Возьмите толстую тетрадь и справа пишите лекцию. Слева вы дополните тем, что нашли в учебниках - сравнивайте, анализируйте, дополняйте. Так и писали, и не только по физике, оказалось очень удобно, никаких черновиков, все в одной тетради. Потом конспекты к урокам писала так же - справа конспект, слева - что ещё можно было, что не так, чего не хватило? На следующий год конспект переписывала с учетом комментариев. И снова дополняла... А на полях в книгах писать не могу - табу, заложенное бабушкой и мамой. Закладочки, мои, а в школьных учебниках и книгах - закладочки тети, сестры... Так и оставались... Достались младшим поколениям и соседям. Кстати, мои ученики очень любили читать мои закладочки в книгах.
Люди, подскажите, пожалуйста, как у вас получилось скачать? У меня скачивается какая- то абракадабра? Помогите, пожалуйста.Очень надо.
Спасибо!
https://citaty.info/quote/406895/amp





















 



http://www.roscomsport.com/

https://proshkolu.ru/user/robot/blog/568472/

https://roscomsport.com/

https://roscomsport.com/