|
Гулия Нургаязовна Закирова
Сүз басымы темасын өйрәнү үзенчәлекләре
|
|
|
| Замана укытучы алдына һәрьяктан үскән камил шәхес тәрбияләү бурычын куя икән, димәк, аның укучысы матур, эзлекле итеп сөйләшә, аралаша да белергә, кыскасы, сөйләм культурасына ия булырга тиеш.
Сөйләм аһәңле, үтемле һәм аңлашлы булсын өчен, һәр сүздә куелырга тиешле басым үз урынында булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына сөйләм яңгырашына ирешеп була.
Беркемгә дә сер түгел: замана укучысының күп өлеше китап укымый, татар телендәге тапшыруларны карамый, милли матбугат белән кызыксынмый. Ә гаиләдә әби бабасы, әти әнисе, туган тумачалары белән вата җимерә татарча сөйләшүчеләрне һич аңлап булмый.Мондый шартларда, табигый, укучыны матур итеп сөйләшергә, фикер төгәллегенә, басымны дөрес итеп куярга өйрәтү эше укытучы җилкәсенә төшә. Рус телендә белем бирүче мәктәп шартларында татар теле фәненә бирелгән сәгатьләрнең аз булуын исәпкә алсаң, укытучыга җиң сызганып эшләргә һәм дәрестә һәр минутны рациональ кулланырга тиешлеге көн кебек ачык була.
Автор: Закирова Гулия Нургаязовна
| Тэги: Татар теле, с#1199з басымы.
|
Вакансии для учителей
|
|